Казанның районара табигатьне саклау пркуратурасы 2008 нче елда чыккан” Дәүләт контроле уздырганда юридик затлар һәм предпринимательләрнең хокукларын яклау” дигән 294-ФЗ законына үзгәрешләр кертелүе турында аңлата.
Аның 1 нче бүлегенең 8.2 нче маддәсендә юридик затлар һәм предпринимательләр тиешле кагыйдәләрне бозмау максатыннан контроль органнары профилатик чаралар үткәрергә тиешлеге турында әйтелә.
Әгәр юридик зат, яисә предприниматель законга тартылырга тиеш булса, ул тиешле срокта узасы чаралар турында искәртелергә тиеш.