13 декабрь көнне Казанннын “Корстон” сәүдә үзәгендә «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновационн фикер” исемле XII бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды.
Бәйге 8 номинациядан тора. “Перспектива” номинациянең “Татарстан халкының тарихы һәм мәдәнияты” бүлегендә җиңүне Югары Ослан урта мәктәбенең укучысы Нугуманов Эльмир яулады. Алар җитәкчесе Хәйретдинова Г.Т. белән берлектә “Туган ягым кошлар очкан биеклектән” исемле аэроэкскурсия белән җиңделәр.
Җинүе өчен Эльмир грамота, статуэтка һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Югары Ослан аэроклубы исә аңа ул төзегән маршрут буенча очыш вәгъдә итте.