Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте.
Аның белән очрашуга җир бүлеп бирү, торак, мәктәпләрдә балаларның туклануы сораулары белән 8 кеше килде. Барлык сораулар да регистрацияләнде: кайберләре әңгәмә вакытында чишелде, кайберләре тиешле службаларга йөкләтелде.
Кабул итү һәр сишәмбе сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр дәвам итә.