Иннополис шәһәре Башкарма комитетының 2016 нчы елның 12 нче декабрендә чыккан 01-01/15 нче номерлы карары нигезендә Иннополис шәһәре Башкарма комитетыны җитәкчесе урынбасары вазифасына вакантлы урын конкурсы игълан ителде.
Анда катнашырга Россия Федерациясенең18 яшенә җиткән гражданнарының хокукы бар.
Квалификацион таләпләр:
1) Югары белем, специалитет, магистратура;
2) Шул юнәлеш буенча 1 елдан да ким булмаган эш стажы;
3) Профессиональ белем һәм күнекмә.
Тулы мәгълүматны (927) 447-37-17 телефоны аша яисә r.shagabutdinova@innopolis.ru сайтыннан алып була.