Йорт хуҗасы катнашыннан башка кадастра учетына басу

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Капиталь төзелеш объектларын йорт хуҗасы катнашыннан башка кадастра учетына бастырырга мөмкин. 2015 нче елда бу документ үз көченә кергәннән бирле дәүләт һәм үзидарә органнары  бу мәгълүматларны ТР ның  кадастра Палатасына җибәрәләр. kadastr.tatarstan.ru сайтыннда бу турыда махсус “Капиталь төзелеш объектлары турында белешмә” дигән бүлек бар. Анда Башкарма комитетлар рөхсәт биргән төзелеш объектларының исемлеге бирелгән.

Ә Югары Ослан районы шәһәр төзелеше проектлары район сайтының “Югары Ослан районы  территориаль планы документлары” дигән бүлегендә урнашкан. Бу проектлар буенча тәкъдимнәрегезне Alina.Sagdeeva@tatar.ru электрон адресына җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International