13 декабрь көнне "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея" республика конкурсының нәтиҗәләре нигезендә Матюшино мәктәбенең бер төркем укучылары Садеева Әлинә, Гагарина Евгения һәм Агеева Анастасия призёр исеменә лаек булдылар. Кызлар “Матюшино җирендә автобус экскурсиясе “ проектын конкурсның дәрәҗәле жюри әгъзалары алдында Казан шәһәренә барып яклап кайттылар һәм 3-нче урынны яуладылар.
Укучыларны һәм проект җитәкчесе булган Илдус Әнвәр улы Шәрәфиевны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!