Яр Морквашы мәктәбенең тренеры Радик Хәбибуллин GPA/GPA-D/IPO версияләренең аерым хәрәкәтләре буенча пауэрлифтинг төрендә дөнья Чемпионатында 1 нче урынны яулады.
Ярышларда Россия һәм чит илләрдән 3 меңнән артык кеше катнашты. Чемпионат Мәскәүнең “Салют” спорт комплексында узды.
Популярлашып бара торган бу спорт төрендә үз яше категориясендә Радикка тиңнәр булмады.
Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!