Югары Осланга чыршы бүләк иттеләр

2016 елның 16 декабре, җомга

Югары Осланның Рузилә Сафиуллина авылдашларына үз бакчасында озак еллар үскән бик матур чыршысын бүләк итте. Ул чыршы хәзер бик матур бизәлеп, төрле төсләрдәге утлар яктыртып Ял паркында басып тора.

-Рузилә Зиннатовнага кешеләргә шатлык бүләк иткән өчен зур рәхмәтемне белдерәм, - ди авыл җирлеге башлыгы В.Раков.
Чыршыны  “Чемпион” спорт комплексы янында урнаштырдылар, тиздән Яңа ел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International