Герой котлаулар кабул итә

2016 елның 17 декабре, шимбә

Социалистик хезмәт Герое Николай Васильевич Фроловны 85 яшьлеге белән котларга район башлыгы Марат Зиатдинов, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, Татар Борнашы авыл җирлеге башлыгы С.Бурукин килде.

Районда язмыш ныклыгын бик зур авырлыклар аша кичергән кешеләр азайганнан-азая бара. Ләкин үзенең тормыш тәҗрибәсе, биографиясе белән яхшы хезмәт һәм тәрбия бирүчеләрнең берсе ул.

- Сезнең тормыш юлыгыз – башкаларга үрнәк. Сезгә караганнан соң без иңнәребезне турайтабыз, безнең эшлисе һәм алга барасы килә! – ди район башлыгы Марат Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International