Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне чын күңелдән Энергетиклар көне белән котлыйм!
Сез үзегезнең профессиональ осталыгыгызны барлык кешеләргә өйләрдәге җылылык, яктылык, күңеллелек булсын өчен хезмәткә куясыз.
Юкка гына Сезнең бәйрәм Яңа ел көннәренә туры килми, Сез кабызган утлар якты булып, төрле төсләргә кереп, һәр кеше күңелендщә ут кабыза.
Алга таба эшләрегез уңышлы булсын, көтелмәгән хәлләр, аварияләр, күңелсез вакыйгалар булмасын! Яңа елда да уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын!
Югары Ослан районы башлыгы М.Г.Зиатдинов