Хөрмәтле ЗАГС хезмәткәрләре! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең хезмәтегез чыннан да күп буыннарның тарихы, язмышы белән бәйләнгән. Инде 1 гасырга якын Сезнең хезмәт үлгән, туган, өйләнгән, аерылышкан кешеләрне регистрацияләү белән шөгыльләнә. Сез аларның барысына да йөрәк җылысы, күңел хөрлеге, шатлык, куанычлар өләшәсез; гаилә кануннарын саклап калуда зур өлеш кертәсез.
Сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет, бетмәс энергия һәм хыялларыгызның тормышка ашуында оптимизм теләп калабыз.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.С. Хәкимҗанов.