Бүген районның профсоюз лидеры Л.Хөрмәтуллина Татарстан дәүләт учреждениеләре профсоюзлары утырышында катнашты.
Республика профсоюзларының еллык эш планы үтәлеше турындагы отчет белән республика профсоюзлары рәисе Ольга Калашникова чыгыш ясады.
Анда төп фикер Профсоюзларның 85 еллык юбилеена багышланган эшчәнлекнең киң һәм әһәмиятле чараларының үтәлүе турында иде.
Ахырдан эшләре белән аерылып торучыларны Рескомның Почет Грамотасы белән бүләкләделәр. Алар арасында Л.Хөрмәтуллина да бар иде.