16 нчы декабрьдә Казанда культура-ял учреждениеләрендә наркоманиягә каршы көрәш буенча проектлар яклау конкурсында җиңүчеләрнең “түгәрәк өстәл”е булып узды.
Конкурска барлыгы 20 проект җибәрелгән иде.
Макыл авылы культура йорты әлеге смотр-конкурста “Бул көчле – наркотикларга “юк” дип әйт” проекты җиңеп чыкты. Аның җитәкчесе Махнина Наталья Александровна.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм ноутбуклар бүләк иттеләр.