Гаилә бәйрәме

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

19 нчы декабрьдә Соболевское авыл җирлегендә Владимир Тимофеевич һәм Антонина Георгиевна Магиннарның алтын юбилейларын билгеләп үттеләр.

Алар инде 50 ел буе бергә иңне-иңгә куеп янәшә атлыйлар. Авырлыклар, кайгыларны кичеп, алар бер-берсенә тугрылыкны, ярату, хөрмәт итүне саклап кала белгәннәр.

Аларның исемнәре бүген районның Мактау Кенәгәсенә язылды, ә авыл җирлеге башлыгы Майорова О.Н. аларга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International