17 нче декабрьдә Казан шәһәрендә Ушу буенча беренчелек Чемпионаты булып узды. Ул бердәм Россия кагыйдәләре буенча үткәрелде.
Безнең районнан Рәдис Хәмзин җитәкчелегендәге иң яшь спортсменнар катнашты. Алар барысы да яхшы нәтиҗәләр белән кайтты:
1) Марозова Арина:
1 нче урын (цзянь шу 16 ши группа б),
3 нче урын (чаньцуань 20 ши группа б),
2) Иванов Тимофей:
1 нче урын (чаньцуань 16 ши),
1 нче урын (цзянь шу 16 ши),
3) Черменская Настя:
3 нче урын (чаньцуань 16 ши),
1 нче урын (цзянь шу 16 ши),
4) Мефодьева Ариана:
1 нче урын (чаньцуань 16 ши)
5) Баймяшкин Савелий:
2 нче урын (чаньцуань 16 ши).
Алга таба да уңышлар телибез!