Яшь укытучылар форумы

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

20 нче декабрьдә Казанның Халыкара мәктәбендә яшь укытучылар Ассоциациясенең кышкы форумы булып узды.

Бу форумда безнең районнан Н.Бушуева (Октябрьский мәктәбе), И.Салимов (Яр Морквашы мәктәбе), М. Нуруллин (Введенка Бистәсе мәктәбе), Лилия Морозенкова  (Введенка Бистәсе мәктәбе), А.Насыбуллин (Түбән Ослан мәктәбе) катнашты.

Форум делегатлары педагогик кейслар чемпионатында катнаштылар, мәгариф өлкәсенең әйдәп баручы экспертларының мастер-классларын  карадылар.

Ахырдан барысына да сертификат һәм истәлекле футболкалар өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International