Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
10-31 нче январь көннәрендә Югары Ослан районы авыл җирлекләрендә “Авыл җирлеге Башкарма комитетларының 2016 нчы елдагы эшчәнлегенә отчеты” темасына гражданнар җыеннары булачак. Аның эшендә район башлыгы М.Зиатдинов, район оешмалары җитәкчеләре катнашачак.
Җыеннарның графигы район сайтында һәм авыл җирлекләре Башкарма комитетларының информацион стендларында урнаштырылган.
Килгән гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны М.Зиатдиновка һәм төрле оешма җитәкчеләренә бирә алалар.