Милли мәгарифне үстерү юллары

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән Министрлыгының 2016 нчы елның 23 нче июнендә “ ТР мәктәпләрендә татар телен укытуны камилләштерү” дигән темага узган Коллегиясе карары нигезендә Югары Ослан районы мәктәпләрендә татар телен укытуның сыйфатын күтәрү буенча “Юл картасы” төзелде.

Бүген, 22 нчедекабрьдә, Яр Морквашы мәктәбендә ТР ның мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы укытучылары катнашында өйрәнү семинары уздырыла.

Укытучылар тагын бер кат йомгаклау аттестациясе контроль-үлчәү материалларын кабатлыйлар, аларны балаларга җиткерүнең уңай якларын табалар, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эшлиләр.

24 нче декабрьдә шундый ук семинар районның 9 нчы сыйныфларындагы сүлпән укучы балалары өчен оештырыла.

Милли мәсьәләләр буенча методист Г.И.Дәүләтшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International