Бүген район Советының утырышлар залында балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда түбәндәге сораулар каралды:
1. Тәртип саклау буенча терәк пункт хезмәткәренең башкарган эше;
2. Югары Ослан районының социаль-реабилитацион консилиумы эшчәнлеге;
3. Узган елның 11 аена районда балигъ булмаган балалар арасында кылынган җинаятьләр;
4. Җинаятьне ачуның үтәлеше;
5. Югары Ослан районында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү;
6. Балигъ булмаган учетта торучы балалар белән эшләүче иҗтимагый тәрбиячеләр;
7. 2017 нче елга эш планы.
Барлык сораулар буенча карарлар кабул ителде.