Яңа елга сәяхәт

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

22 нче декабрьдә район балалар китапханәсендә Югары Ослан гимназиясенең иң актив китап укучылары өчен “Яңа ел безгә килә, маҗаралар китерә” дигән сәхнәләштерелгән уен куелды.

Яңа елны кешеләр борынгы заманнардан ук каршылый башлаганнар.

Безнең әби-бабаларыбыз аны 21 нче мартта, көн белән төн тигезләшкәндә, каршы алганнар. Христианнар 1 нче мартта бәйрәм иткәннәр. Петр 1 нче заманында гына аны 1 нче январьда бәйрәм итә башлаганнар. Аның указы белән чыршы бизи һәм аңа төрле уенчыклар элә башлаганнар.

Сәхнәләштерелгән уен “Золушка” әсәре буенча бик оста куелды: төрле кышкы геройлар, конкурслар, викториналар, табышмаклар белән үрелеп барды ул. Чарада барлыгы 30 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International