Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлекләре арасында барган смотр конкурсларда җиңүчеләргә яңа автомобильләр ачкычларын алу тантанасында катнашты.
Бу чара Казанда ТР муниципаль берәмлекләре съезды кысаларында булды.
Бу конкурска 206 гариза бирелгән иде. Аның иң төп критерийлары булып кеше санын югалтмау, налог доходлары, эре мөгезле терлек саны, кече һәм урта предпринимательлекне үстерү тора.
Соңыннан Р.Миннеханов 100 автомобиль ачкычы өләште. Җиңүчеләр арасында безнең районның Вахит (А.Җәләлетдинов), Түбән Ослан (А.Шәйдуллин) авыл җирлекләре башлыклары да бар иде.