Ачык ишекләр көне

2016 елның 23 декабре, җомга

Бүген район культура йортында 9-11 нче сыйныф укучылары ТР дәүләт мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән очраштылар. Бу көнне ачык ишекләр көненә 7 югары уку йорты һәм 2 урта профессиональ белем бирү учреждениесе вәкилләре килгән иде.

Укучылар күргәзмә мәйданчыкларында реклама, консультацияләр, сорауларына җаваплар, уку учреждениеләрендәге шартлар турында мәгълүматлар алдылар.

Бу чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов, аның урынбасары Г.Камалетдинова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Абрамова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International