22 нче декабрьдә КСК КФУ «Уникс» та республика һәм федераль ярышларда җиңеп чыккан яшь спортсменнарны бүләкләү тантанасы булып узды. Ул “Татарстанның спорт өметләре” дип аталган чара быел инде 16 нчы тапкыр уздырыла һәм анда республиканың барлык почмакларыннан 900 дән артык бала катнашты.
Балаларны ТР ның Яшьләр һәм спорт Министры урынбасарлары Хәлил Шәйхетдинов һәм Алмаз Мингулов, стенд атуы федерациясе президенты С.Демин. С.Демина, олимпия резервасы училищесы директоры Фәрит Әхмәдуллин һәм башка спортның күренекле вәкилләре котлады.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең районның яшь спортсмены авыр атлетика буенча РФ беренчелеге җиңүчесе Алеся Голубина һәм аның тренеры Ришат Мансуров та бар иде. Алга таба да зур җиңүләр телик аларга!