Бүген Үзәк китапханәдә “Туган якны сүз белән генә аңлатып бетермәслек яратабыз!” дигән шигырь бәйрәме булып узды. Шунда ук районның 85 яшьлегенә багышланган иҗат конкурсына нәтиҗәләр дә ясалды.
Китапханәнең уку залында районның шигырь язучы авторлары җыелды. Үзешчән шагыйрь ул өстән кушканга язучы шагыйрь түгел, ә йөрәге кушканга язучы. Безнең районда алар аз түгел, ә 24 кеше!
Конкурста җиңүчене билгеләү бик авыр булды, теманы иң оста ачучылар түбәндәгеләр:
1нче урын - Исмәыйлов Илһам;
Номинацияләрдә - Ярцева Елена Петровна, Гизатуллин Раиль Хабибуллович,
Лыкин Виктор Петрович, Шарафиева Римма Анваровна җиңделәр. Очрашу шундый яхшы һәм җылы хәлдә узды, тыңларга килүчеләр Артемьева В.Н., Селиверстова С.А., Алкин Ф.А., Лыкин В.П. үзләре тарафыннан бик зур бәя бирделәр.