Кичә Яр Морквашы мәктәбендә “Йөрәгемне балаларга бирәм!” дигән район конкурсының 2 нче этабы булып узды.
Бу конкурста районның 5 педагогы катнашты: Бурдин Дмитрий, Кузьмина Наталья. Осипова Полина, Титкова Мария, Ухорский Иван.
Укытучылар конкурс биремнәрен үтәделәр, ачык чаралар күрсәттеләр, үзләренең педагогик кредосы турында сөйләделәр.
Бик күп уңай эмоцияләр калдырды бу конкурс! Алга таба да республика этабында уңышлар телик аларга!