Бүген районныд Ял һәм Культура паркында төп чыршыны ачуга багышланган бәйрәм булды.
Шул Чыршы бәйрәменнән район территориясендәге башка балалар бәйрәмнәре дә башланып китә дә инде.
Иң беренче булып җыелган халыкны район башлыгы котлады: ул яңа елда барлык кешегә бәхет, сәламәтлек һәм оптимизм теләде. “Үзебезгә, үз көчебезгә ышансак кына районыбыз алга барыр һәм чәчәк атар”, - диде ул.
Аннан соң котлау сүзләре белән В.Раков Яңа ел Чыршысы бүләк итүчегә рәхмәтен әйтте, халыкка матур теләкләр теләде.
Нинди генә сурәтләр ясамаган оешмалар, нинди генә костюмнар юк, җырлар, биюләр һәм уеннар...
Бар кеше дә кәнәгать булып калды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.