Чыршы янында Яңа ел тылсымы

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

Яңа ел, яңа ел!
Өч йөз дә алтмыш биш яңа көн,
Никадәр нур балкый Кыш бабай йөзендә
Каршылап кул сузмас аңа кем?!...

Бүген район оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләрнең балалары культура йортында “Чыршы янында Яңа ел тыпсымы” дигән театрлаштырылган сәхнә бәйрәмендә булдылар. Район үзәгенең 7 оешмасыннан 100 дән артые бала катнашты анда.

Әкияттәге кебек балалар туйганчаы уйнадылар, көлделәр, Кар Кызын кайтару өчен көрәштеләр. Ахырдан барысы да бүләк алып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International