Югары Ослан волейбол командасы көмеш медальгә лаек

2016 елның 25 декабре, якшәмбе

24 нче декабрьдә Буа районының Бикмуразово авылында 10 елдан артык дәвам итә торган Владимир Гусаровка багышланган волейбол кубогы булып узды. Анда 10 команда катнашты. Югары Ослан составында Ранис Мухаметзянов, Виталий Афанасьев, Антон Севастьянов, Марсель Гиззатов, Руслан Алеев, Андрей Кочнев, Ильдар Биктагиров һәм Данис Мухаметзянов бар иде.

Алар былтыргы җиңүче “Буа шикәре” командасын җиңеп призлы урынга чыктылар. Финалда Чүпрәле районын җиңеп, Толымбайлылардан калышып, 2 нче призлы урын яуладылар.

Бу тренировкалар “Чемпион” спорт клубында уза, теләгән кешеләрне барысын да кабул итәләр.

Ә җиңүчеләргә алга таба да уңышлар теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International