22 нче декабрьдә Ямбулатово авылының Кулаева Лидия Николаевнага 80 яшь тулды.
Аның балачагы сугыштан соңгы ачлык елларына туры килә.
Ул гомерен ни кушсалар шуны эшләп башкара, бер хезмәттән дә баш тартмый, җиренә җиткереп башкара.
Алар гаиләсендә барысы да озак гомер кичерә.
- Яшисе дә яшисе генә килеп тора, хәзер тормыш шундый күркәм, - ди юбиляр.
- Культура хезмәткәрләре аңа багышлап җырлар башкарды, җылы сүзләр сөйләде. Юбилярның күңеле булды.