«Гастуклар иле” профильле лагерьда

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

23-25 декабрь көннәрендә “Костер” укыту-сәламәтләндерү Үзәгендә «Гастуклар иле” профильле лагерьда очрашу булды.

Безнең районнан балалар иҗтимагый хәрәкәте активистлары Бизяева Дарья, Арефьева Полина һәм Полякова Анна бардылар.

Бу чара программасында бик күп кызыклы әйберләр булды: социаль челтәр эше буенча мастер-класслар, актер осталыгы, социаль роликлар карау. Хәзерге заман кинофильмнары буенча дискуссияләр һәм кичке күңелле дискотека.

Бәйрәмнең кульминаөиясе булып Яңа ел чыршысында катнашу булды. Оештыручыларга зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International