РФ ның коткаручылары көне

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле МЧС хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Сезне профессиональ бәйрәмегез белән котлыйм.

Сезнең үзегез тормышыгызны куркыныч астына куеп, гражданнарны төрле авыр хәлләрдән саклау һәм коткаруга биргән хезмәтегезне бәяләү һичшиксез авыр. Сезнең хезмәт гади кеше өчен батырлык саналса, ә сезнеке – көндәлек эш. Ул, һәрдаим алны-ялны белмичә,  җыйналганлык, җаваплылык һәм үз-үзеңне барлыгың белән эшкә бирүдән тора.

Сезгә, көн саен кайгы һәм куркыныч хәлләр белән очрашуыга карамастан, кайнар йөрәкле, кеше язмышына битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге теләп калам!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International