Әгәр хокукларны регистрация уздыра торган документларда хаталар булса, кайбер хәрефләр бетереп төзәтелгән булса, уку өчен җайсыз булса, карандаш белән үтәлгән булса, ул документлар регистрация узарга кабул ителми.
Бу бигрәк тә шәхси милеккә хокукны регистрацияләү документларына карый.
Әгәр документларыгыз злеге шартларга туры килмәсә, Милли архивка, я булмаса нотариаль Палатага мөрәҗәгать итәргә кирәк.