Район газетасы оештырган “Балаларга шатлык өләшик” дигән чыршы бәйрәме чын әкияткә әверелде.
Район газетасының күптәнге дусты Рөстәм Мергашев, Казан хәйрия компаниясе, өстәмә белем бирү мәктәбе директоры Н.Биктагирова, күп балалы Строкиннар гаиләсе катнашында бик күп кенә балаларның теләкләре үтәлде.
Редакциягә маҗаралар көтеп, сәламәтлекләре чикләнгән 11 бала җыйналды.
Алар алдында Кыш бабай, Кар кызы балаларга әкияттәге маҗаралар белән “чудо” күрсәттеләр. Район буенча да төрле яшьтәге балаларга бәхет өләшеп йөрде алар быел.
Балаларга алар бүләккә татлы ризыклар гына түгел, ә телефон, тальто, картина рамкалары, альбомнар, төрле конструкторлар, курчаклар, машиналар, күлмәкләр, туфлилар, курткалар һ.б. бүләк иттеләр.
Балаларны куандыруыгыз өчен мең кат рәхмәт Сезгә!