Мәктәп яы лагерьлары

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

 Каникулның беренче көннәреннән үк 9 мәктәптә кышкы лагерьлар эшли башлады. Аларга 325 бала йөри башлады.

Көн иртәнге зарядка белән башланып китә, аннан соң куркынычсызлык техникасын искә төшерәләр.  Аннан – чыршы янында төрле уеннар, экскурсияләр, спорт ярышлары – көн үткәне сизелми дә кала. Бу көннәрдә китапханәгә һәм музейга да барып викторинада катнашып кайттылар.

«Лего», «Магия творчества», «ЮИД», Робототехника», «Айкидо» кебек өстәмә уеннар да балаларны үзенә җәлеп итә.
Шуның өстенә балаларны бик тәмле ашаталар да.

Сәламәтлеккә таба позитив омтылыш балаларны яңа уку чирегенә хәзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International