Мульт - әкият

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Бүген, 28 нче декабрьдә, район Үзәк китапханәсендә Югары Ослан мәктәбенә кышкы лагерьга йөрүчеләр өчен Халыкара кино көненә багышланган “Мульт-әкият” исемле викторина булып узды.

Сәнгатьнең барлык кеше ярата торган төре кино кеше аңына гына түгел, тормышына да үтеп керде.

 Узып бара торган иске елны озатканда балалар “Әкиятләр бәйрәмендә” булып кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр. Юбиляр китапларны карадылар, мультфилҗмлы китаплар белән таныштылар, аларны өйләренә укырга алып кайтып киттеләр.

Бәйрәмдә барысы 53 укучы катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International