Яңа ел алдыннан 27 нче декабрьдә, МВД РФ «Верхнеуслонский» ның “Форпост” отрядлары арасында традицион мини-футбол турниры булып узды. Алдагы 3 ел буена ул ярышларда Югары Ослан гимназиясе җиңеп килгән иде.
Уенда 5 команда катнашты:
- «Нон-стоп» - МБОУ «Верхнеуслонская гимназия»
- «Дозор» - МБОУ «Верхнеуслонская СОШ»
- «Адреналин» - МБОУ «Октябрьская СОШ»
- «Беркут» - МБОУ «Кураловская СОШ»
- «Алые паруса» - МБОУ «Шеланговская СОШ».
Бик матур көч сынашканнан соң нәтиҗәләр мондый булды:
1 нче урын - «Адреналин» отряды;
2 нче урын - «Алые паруса”;
3 нче урын - – «Беркут».
Җиңүегез белән котлыйбыз!