Чыршыны кисәргә ярамый

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан халкы түземсезлек белән яңа ел бәйрәмнәрен көтә. Аның өчен әлбәттә яшел чыршы кирәк. Ул һәр кешегә тик 1 генә көнгә кирәк тә. Ә аны үстерү өчен ничә еллар китә. Күп кешеләр тере чыршыны ярата.

 Бу эштә аларга Идел буе урманчылыгы ярдәм итәргә әзер тора.

Ә кайберәүләр агачны шәхсән үзе кисеп аударуны хуп күрә.

Яңа ел алдыннан урманнарны МО МВД РФ «Верхнеуслонский» саклаячак.

РФ Хөкүмәте чыгарган № 273 от 08.05.2007 нче ел карарында бер төп киселгән чыршы өчен штраф 2800 сум тәшкил итә, ә административ җаваплылыкка тартылучылар 3000 нән - 3,500 гә кадәр штрафка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International