Коргуза культура йортының “Патреки егетләре” вокаль ансамбле республикада узган халык инструментлары һәм халык җырларын башкару фестивалендә катнашып, диплом алып кайттылар. Алар агач кашыклар белән көй чыгаручылар бердәнбер булганнар.
Анатолий Бакунин – күренекле халык частушкаларын җырлаучы һәм көйгә кашык белән музвкаль аһәң бирүче. Аның спутнигы – гармунчы Владимир Алексеев. Бу дуэт күпсанлы фестивальләрдән призлы урыннар алып кайта.