Бүген район советының чираттагы7 нче утырышы булып узды. Аның эшен район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкләде.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:
- 2017 нче елга Югары Ослан муниципаль районы бюджеты;
- Район Уставына үзгәрешләр кертү;
- Югары Ослан муниципаль районында өлешчә партнерлык;
- Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләрнең атестациясен үткәрү Нигезләмәсе;
- Районда спорт-сәламәтләндерү эшен үстерү һ.б.