Яңа ел бәйрәме көннәрендә алкогольле эчемлекләргә спрос арта. ТР ның дәүләт услугалары порталын сервисы ярдәмендә татарстанлылар алкоголь сату белән бәйләнешле тәртип һәм закон бозулар турында зарлана һәм белдертә алалар.
Бу сервиста алкоголь продукциясе проблемаларына кагылышлы 3 категория бар: этил спиртын законсыз сату, апиртлы эчемлекләрне легаль булмаган рәвештә хәзерләү, аларны сатып җибәрү каналлары.
Әгәр бу эчемлекләрне кафе, бар, ресторан территориясендә саталар икән, аларны “Сәүдә кагыйдәләрен бозу” категориясенә кертергә кирәк.
Күп кенә мөрәҗәгатьләр алкогольнең төнлә мәгариф һәм медицина учреждениеләре янында сатылуы турында килә.
Соңгы айда гына да законсыз алкоголь сату буенча 170 гариза кабул ителгән. Аларның иң күбесе Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән.
Һәр гаризаТР ның Госалкогольинспекциясе тарафыннан тикшерелә һәм аны белдергән затларга акча түләнә.
“Халык контроле” сервисына мөрәҗәгатьләр (843) 5-114-115 телефоны, яисә Порталаның кире элемтәсе аша бирергә була.