Соңгы вакытта бик күп хуҗасыз, караусыз этләр күбәйде Югары Осланда. Әлеге этләр чүп-чар контейнерлары янында буталырга бик яраталар. Кич белән йөрергә туры килгән кешеләр алардан бик зарланалар.
-Бу дөрестән дә шулай. Ул этләр әле өйсез, хуҗасыз булса иде, аларның күбесе йорт хайваны, ләкин аларның хуҗалары гына җавапсыз кешеләр. Яңа ел каникуллары көннәрендә аларнытотып атмакчы булабыз, әгәр эт сезгә кирәкми икән, ачуланмагыз, - ди авыл җирлеге башлыгы урынбасары В.Раков. Монда инде кемнең эте икәнен ачыкларга вакыт калмый.