Районның Төзелеш, торак-коммуналь, элемтә һәм энергетика бүлеге Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котларга ашыга.
Элек-электән кешелек һаман яхшырак, җайлырак шартлар тудырып, матуррак итеп яшәргә омтылган. Бүген кешенең бу хыялын тормышка ашыруда без булышабыз.
Яңа ел бәйрәме һәр йортның ишеген ачып кереп, бар халыкны бергә берләштерә. Бу бәйрәинән соң да шулай булып калса иде!
Бу Яңа ел Сезнең һәрберегез өчен аеруча хәерлерәк булса иде. Һәр көнегез сезгә күңеллелек, шатлык һәм бәхет алып килсә иде.
Матур Яңа еллар Сезгә! Ә без Сезгә җылы, якты һәм тыныч булсын өчен бар көчебез белән тырышачакбыз.