Күңелгә хуш килерлек бүләкләр

2016 елның 30 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәме алдыннан Яр Морквашы культура йорты мөдире И. Самойленко һәм китапханә мөдире И.Прохорова ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрнең балаларына Яңа ел белән котлап, бүләкләр өләштеләр. Ул бүләкләрнең спонсорпы - РФ Дәүләт Думасы депутаты И. Гыйльметдинов.

Мондый күңелгә ятышлы чаралар күбәйгәннән-күбәя бара һәм традициягә әверелә башлады. Шуңа кәрә балалар түземсезлек белән Кыш бабай һәм кар кызын көтәләр дә инде.

Тагын бер кат Яңа еллар белән Сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International