“Диалог” клубы маҗаралары

2016 елның 30 декабре, җомга

Балаларның һәм олыларның да иң яраткан бәйрәме – ул Яңа ел! 27 нче декабрьдә районның Үзәк китапханәсендә “Диалог” клубының йомгаклау утырышы булды. 2015 нче елның январенда ул клубның беренче утырышы булып узган иде. Аннан соң китапханә хезмәткәрләре театральләшкән “Исәнме, Яңа ел!” дигән тамашага хәзерләнә башладылар.

Бу тамашааны күрсәткәндә алар үзләренең зур осталыкларын һәм иҗат мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Төрле әкият геройлары роленә кереп, тамашачыларны Яңа ел дөньясчына алып кереп киттеләр. Аннан соң конкурслар, викториналарга тарттылар.
Кыш бабай килеп кергәннән соң бөтенләй күңелләнде, костюмнар парады, җыр һәм биюләр башланды. Бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International