Әтәч елы килә!

2016 елның 30 декабре, җомга

29 нчы декабрьдә Куралово авылы клубында бик күңелле бәйрәм оештырылды. Балаларга кунакка узып бара торган елның символы маймыл, Яңа елның Әтәче, Карга һәм Пингвин килделәр Алар Әтәчне салкын сөт белән сыйладылар, Әтәч тавышсыз калды. Балалар һәм олыларга аның тавышын кире кайтару өчен бик күп тырышырга туры килде.

Кар кызы белән Кыш бабай гына аларны коткарды, тиз генә хайваннарны куып җибәрде.

Барысы да күңелле итеп чыршы янында әйләнде һәм бүләкләр алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International