Кичә район культура йортында ярдәмгә мохтаҗ һм сәламәтлеге чикләнгән гаиләләрнең балалары өчен күңелле Яңа ел бәйрәме булып узды.
Бу бәйрәмне балаларга Казан тимер юллар идарәсе филиалының башлыгы урынбасары Александр Черемнов бүләк итте. Ул үзенең җылы теләкләрен һәм киләсе яңа елга уңышлар теләде.
Тимер юл станциясе культура сараеннан килгән “Клаксон” театрының яшь талантлы артистлары балаларга төрле актив уеннар, кызыклы конурслар, җырлар, биюләр алып килгән.
Александр Черемновка балалар һәм ата-аналар исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов зур рәхмәтен белдерде.
Ахырдан депутат барысына да бүләкләр өләште.