Кеше дөньяга бәхетле булу өчен туа. Барыбыз да бәхетле булырга тели. Ә язмыш бар кешегә дә бертөрле карамый шул. Иң кирәк бәхет – ул картлыгыңны үз өеңдә балаларың һәм якыннарың белән каршылау.
Бүген Яңа ел алдыннан картлар һәм инвалидлар йортына районнң Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов бәйрәм белән котларга килде һәм аларга бер кәрҗин татлы ризыклар бүләк итте.
- Миннән иң зур теләкләрне кабул итеп алыгыз. Без Сезне шундый яхшы кәеф белән узган елны озатып, матур киләчәккә ышаныч белән Яңа 2017 нче елны каршы алуыгыз өчен куанабыз. Алга таба да сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер теләп калабыз, - диде ул үзенең котлау сүзләрендә.