Яңа ел белән!

2016 елның 31 декабре, шимбә

Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Киләчәккә өмет һәм ышаныч белән без тарихи 2016 нчы елны озатабыз! Традиция буенча аны искә төшергәндә яхшы яклары күбрәк булуына шатланабыз, без тагын да авыррак бурычларны чишәргә әзер икәнебезгә тагын бер кат ышанабыз.

Һәр кеше өчен Яңа ел – ул яңа көч, киләчәккә якты өметләр. Безнең районның бик зур үсеш перспективалары һәм аны алга тарта алырлык кешеләре бар.  Без бергәләп районның социаль үсешен,  сәясәтен, икътисадын  яхшырту, гражданнар җәмгыяте төзү, уртак проблемаларны чишү өстендә эшләрбез, бергәләп алга атларбыз.

Нәкъ менә бергәләп тырышсак кына без бик зур үрләргә ирешербез.

Кадерле дуслар! Мин Сезне Яңа ел белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә һәм гаилә тормышыгызда  уңышлар телим. Сезнең йортларыгызны мәхәббәт һәм теләктәшлек ташламасын. Тынычлык һәм яңа җиңүләр Сезгә! Яңа ел белән!

Хөрмәт белән, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International