Бүген Макыл авылында яшәүче ветераннарны Яңа ел белән котларга авыл җирлеге башлыгы А.Гимранова, Н.Першина. М.Хисамова һәм социаль яклау үзәге хезмәткәре М.Шадрова килделәр.
Кыш бабай капчыгындагы бүләклрен өләште, китапханәчеләр - үз куллары белән ясаган чыршыларны тапшырды.
Матвеева Алина ветераннарга пакетлар тапшырды һәм җылы теләкләрен теләде.
Лабутов Н.М., Кузнецов Н.К.. Махнин А.И. лар өчен бу очрашу көтелмәгән сюрприз булды. Алар килүчеләргә 9 нчы майда тагын күрешергә теләүләрен белдерделәр.