28 нче декабрьдә Октябрьский китапханәчесе Азизова Г.Р. `һәм инглиз теле укытучысы Ахмадиева А.Д. белән “Яңа елда әкият илендә” дигән программа белән 1-6 нчы сыйныф укучылаы алдында чыгыш ясадылар.
Менә 3 нче ел инде бу мәктәптә “Лик” исемле чит ил әдәбиятын яратучылар клубы эшләп килә. Аларның төп юнәлеше әсәрләрне оригиналда инглиз телендә уку. Бүген дә алар балалар алдында “Шалкан”, Теремкәй”, Кар кызы” әкиятләрен инглиз телендә куйдылар.
Чара вакытында шулай ук чит телдә җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, костюмнарын якладылар.
Ахырдан Кыш бабай барысына да бүләкләр өләште.